Информация

  • /
  • /
  • Керәшеннәрнең Дәүләт фольклор ансамбле “Бәрмәнчек”Татарстан Республикасы Президентыннан грант кабул итә

Керәшеннәрнең Дәүләт фольклор ансамбле “Бәрмәнчек”Татарстан Республикасы Президентыннан грант кабул итә

Керәшеннәрнең Дәүләт фольклор ансамбле “Бәрмәнчек”Татарстан Республикасы Президентыннан грант кабул итә (19 гыйнвар, 2016 ел) Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов танылган коллективларның иҗат проектларына дәүләт йөзеннән ярдәм күрсәтү максаты белән 2016 нчы елның 19 нчы гыйнварында УП-16 номерлы “Мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Республикасы президентының грантларын тапшыру» боерыгына кул куя. Татарстан Республикасы Президентының рәсми сайтында бастырылган боерык нигезендә быел мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Республикасы президентының грантларына түбәндәге оешмалар лаек: М. Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Академия опера һәм балет театры, Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры, В.И. Качалов исемендәге Рус Зур Драма театры, Татарстан Республикасының Җыр һәм Бию Дәүләт Ансамбле, Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт Филармониясе, Татарстан Республикасының Дәүләт симфония оркестры, Татарстан Республикасы Мәдәниятының Дәүләт бюджет оешмасы “Татаркино”, Керәшеннәрнең Дәүләт Фольклор ансамбле «Бәрмәнчек”. 2016 нчы елда мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә Татарстан Республикасы президентының грантларын тапшыруга бүленгән акчаларның гомуми күләме 263908,4 мең сум тәшкил итә.Татарстан Республикасының Министрлар кабинетына грантның төгәл күләмен билгеләү бурычы куела. Боерык кул кую көненнән гамәлгә керә.



Остались вопросы?

Задайте свои вопросы, и мы вам перезвоим, или скачайте наш каталог.