История ансамбля ТАТ

БЕЗНЕҢ АНСАМБЛЬНЕҢ ҮСЕШ ТАРИХЫ

Бүгенге көндә Ансамбль репертуары Идел һәм Урал буйлары җирлегендә җәелгән керәшен авылларында берәмтекләп җыелган этник җырларның 100 дән артык эшкәртмәсен һәм 20 дән артык бию куелышын үз эченә җыйган. Ансамбль эшчәнлеге Идел һәм Урал буе җирлегендә яшәүче керәшеннәрнең төрле этник төркемнәрендә урын алган милли халык җырлары, бию һәм инструменталь традицияләренең асыл нөсхәләрен тамашачыга җиткерә. Коллективның репертуары аның җитәкчесе, сәнгать фәннәре кандидаты һәм фольклорчы Г.М. Макаровның кулъязмаларына нигезләнә.

2011- “Раштуа йолдызы” программасы. Программа үз эченә борынгы дан җырлау йолаларын, кунак җырларын һәм киенеп ясанган кешеләрнең биюләрен үз эченә ала.
“Нардуган” исемле борынгы милли бәйрәмгә нигезләнеп төзелгән. Әлеге бәйрәмдә төрле җыр-биюләр, күрәзәлек йолалары һәм киенү-ясану гадәтләре чагылыш таба.
Программа презентация. Концерт программасын Челәбе өлкәсендә һәм Татарстан Республикасының Зәй, Мамадыш, Питрәч районнарында тупланган җыр һәм биюләр тәшкил итә.

Остались вопросы?

Задайте свои вопросы, и мы вам перезвоим, или скачайте наш каталог.