Информация

Геннадий Макаров: авазның яңгыравын тергезеп

Геннадий Макаров: авазның яңгыравын тергезеп Халык музыкантларының халыкара бәйрәмнәре ел саен 23 нче июньдә билгеләп утелә. Керәшеннәрнең этномузыкологиясендә тормышында  һәм иҗат эшчәнлегдә халык уен кораллары асыл урынны алып торган шәхес бар.

Сүз, һичшисез, Геннадий Макаров – Н. Җиһанов исемендәге Казана Дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасы доценты турында бара. “Бөтен балалар кебек үк, мин һәрчак сәнгать белән бәйле булган һәр якты күренешкә ачык карашта идем. Үзем Әлмәт шәһәрендә дөньяга килдем. Ул заманда әлеге шәһәр зур авыл булып санала иде – шәһәрдәге тормыш-көнкүреш авылдагы гадәти тормыштан әллә ни аерылып тормый иде. Кичләрен матур көйләр яңгырап торган авылда мин җәйләремне уздыра идем. Олылар гармунда уйнаган мизгелләрне аеруча ярата идем, бәйрәмнәр вакытында гармунчылардан һич аерылмый идем. Туган телемдә иркен аралаша идем. Минем уйлавымча, халык этникасы белән кызыксыну нәкъ менә шәһәр читендә, шәһәр белән авыл чикләрендә, чагыштыру мөмкинлеге туган җирлектә туарга мөмкин. Укыту процессы тулаем рус телендә барган мәктәпкә укырга кергәч, ике төрле дөнья үзенчәлекләрен тоемлау хисе барлыкка килде. Беренчесе – ул гадәти татар телле дөнья, икенчесе – яңа, халкы һәм милләте булмаган дөнья. Шул мизгелдә үзем өчен гадәти булган дөньямны югалта баруымны һәм киресенчә югалтырга теләмәвемне сизә башладым. Менә әлеге хис милли этник мәдәниятка карата кызыксынуымның уянуына төп сәбәп тә булды. Мәктәптә тарихны өйрәнү һәм көн саен радиодан татар җырларын гына тыңлау нәтиҗәсендә, ә керәшеннәр турында мәгълүматның киресенчә аз булуы нигезендә гаделсезлек тойгысы барлыкка килде. Керәшеннәрнең мәдәниятын күрше халыкларның мәдәниятын өйрәнмичә аңлап булмаганлыгын мин ачык белә идем.    

Шуңа күрә дә миндә татар мәдәниятына һәм тулаем татар халкы тарихына кызыксыну уяна, шулай ук минем тарафтан чуаш, татар, удмурт, мари халыклар турында да күп китаплар укыла, аерым чагыштырулар һәм билгеле бер нәтиҗәләр ясала. Соңга таба әлеге кызыксыну җитди югарылыкка таба үсеш ала”.



Остались вопросы?

Задайте свои вопросы, и мы вам перезвоим, или скачайте наш каталог.