Информация

  • /
  • /
  • Православие мәдәниятының Республика күләмендәге конкурс-фестиваль «Бәрмәнчек бакчасы»-«Вербицы сад»

Православие мәдәниятының Республика күләмендәге конкурс-фестиваль «Бәрмәнчек бакчасы»-«Вербицы сад»

Православие мәдәниятының Республика күләмендәге конкурс-фестиваль «Бәрмәнчек бакчасы»-«Вербицы сад» Фестивальне оештыру комитеты рәисе Артур Поляков әйтүе буенча, «Бәрмәнчек бакчасы»-«Вербицы сад» Республика күләмендәге фестиваль-конкурс православие дине сәнгатенә багышлана һәм мәгърифәтче, педагог, беренче керәшен рухани һәм Үзәк керәшен-татар мәктәбенең мөдире Василий Тимофеевның 180-еллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырыла. Фестиваль 8 нче июль көне Аллаһы Анасының Тихвин иконасы гыйбадәтханәсенең башкала бәйрәмендә башланып китә. Фестивальне әлеге форматта уздыру фикерен беренчеләрдән булып этномузыколог Геннадий Макаров тәкъдим итә. Фестиваль программасы кысаларында рухи эчтәлекле шигыръләрне укучылар һәм христиан җырларын башкаручылар конкурсы, керәшеннәрнең православие йолаларына нигезләнгән олылар һәм балалар өчен каралган төрле күнел ачу, танып белү, мавыктыргыч чаралар, үзешчән сәнгать вәкилләренең чыгышлары, православие тематикасына ясалган һөнәрчеләрнең төрле кул эшләренең ярмарка-күргәзмәсе дә каралган. Артур Поляков керәшеннәр арасында булган һөнәрчеләрне ачыклаучы һәм берләштерүче әлеге фестивальнең киләчәктә ел саен традицион рәвештә үткәрелә торган чарага әйләнүенә ышанычын белдерә.



Остались вопросы?

Задайте свои вопросы, и мы вам перезвоим, или скачайте наш каталог.