Информация

23нче апрель – Яр Чаллы шәһәре

23нче апрель – Яр Чаллы шәһәре 23 нче апрель көне сәгать 17:00 Керәшеннәрнең Дәүләт Фольклор Ансамбле «Бәрмәнчек» Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы сәхнәсендә “Идел буе калейдоскобы” исемле яңа иҗади программасы белән чыгыш ясый.
Ансамбль керәшеннәрнең мәдәни мирасының асыл үрнәкләрен пропагандалый, тамашачыны мәдәни кыйммәтләрне өйрәнүгә тарта, милли гореф-гадәтләр, йолалар, җырлар-биюләр һәм уен кораллары белән таныштыра. «Бәрмәнчек» - керәшеннәрнең күп кенә биюләрен яңадан тергезүне башлап җибәрүчеләрдән. Шунсы игътибарга лаек, Ансамбльнең оркестрында элекеге сызымнар буенча кулдан ясалган сорнай, думбра, гөслә, саз, тимер кубыз, сыбызгы, сырлы бәләк кебек һәм башка уен кораллары яңгырый.
Билетлар кассаларда.
Тулырак мәгълүмат: Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23 йорт.

Остались вопросы?

Задайте свои вопросы, и мы вам перезвоим, или скачайте наш каталог.