Информация

Чын йөрәктән барыгызны да Питрау бәйрәме белән тәбрик итәм!

Чын йөрәктән барыгызны да Питрау бәйрәме белән тәбрик итәм! Хөрмәтле туганнар, дуслар, карендәшләр!
Чын йөрәктән барыгызны да Питрау бәйрәме белән тәбрик итәм!
Быел, ниһаять, сагынышып бер күрешү өчен Тырлау аланында җыелу мөмкинлеге туды. Бөтен дөньяны яулап алган пандемия туганлыкның, дуслыкның, якыннарыбызның кадерен белергә өйрәтте. Тормышыбызга чикләүләр кертте. Без быелгы җыенны көтеп алдык.
Республикабызда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы бара. Мондый чаралар безне тагын да берләштерә, якынайта, республикабызда яшәүче башка халыкларны да традицияләребез, культурабыз белән таныштыра. Туган телебездә аралашуга, аны үстерүгә стимул бирә.
Питрау — чәчәк бәйрәме. Шушы аланда үскән чәчәкләрнең һәрберсенең үз төсе, үз исе, үз матурлыгы бар. Барысын җыйсаң, хуш исле, төрле төсле букет килеп чыга. Без, керәшеннәр, шул букетның бер чәчәге. Татарстаныбызның милли йөзен, милли төсен матурлап, баетып яшибез. Республика җитәкчелеге культурабызны үстерүгә барлык шартларны да тудыра. Бүгенге бәйрәм шуның бер дәлиле.
Бәйрәмне оештыруда күп көч куйган райондашларга, авылдашларга, спонсорларга, иҗат коллективларына һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәт сузләремне җиткерәм.
Авырмагыз, гаиләләрегезне, якыннарыгызны саклагыз. Киләсе Питрауларда да Тырлау аланында күрешергә язсын!

Татарстан Республикасы
керәшеннәренең иҗтимагый
оешмасы җитәкчесе И. М. Егоров

19.07.2021




Остались вопросы?

Задайте свои вопросы, и мы вам перезвоим, или скачайте наш каталог.